Стихи за 2010г.

 

Эчтәлеге:

1.Ходайдан башка җирдән салам да селкенми.

2. Урман хайваннары фаҗигасы.

3.Зиратларда мин булдым.

 

№1.

Ходайдан башка җирдән салам да селкенми.

 

Җәйнең бер ял көнендә

Уйландым барырга базарга.

Сыерым сөтсез булды бит,

Мәҗбүр булдым сатарга.

 

Хәерле юл,-диде хатын,

Сыерга тагын карап.

Кулларын күтәреп дога кылды,

Изге Ходайдан сорап.

 

Хатын әйтте: « Юлга чыгасын,

Зинһар Алланы сагын!»,

«Нәрсә сагнып торыйм инде,

Мин барыбер сатамын».

 

Шулай итеп чыгып киттем

Сергач дигән базарга.

Әгәр сыерны саталмасам,

Кирәк сәбәп табарга.

 

Без барабыз сыер белән

Әкрен генә юл буйлап.

Базарчылар узып китә,

Елмаеп та һәм җырлап.

 

Шуларның берсе әйтте бит:

“Бу соң нинди тамаша?

Бабай үзе алда атлый,

Ә сыеры артта бара.

 

Ничек дөресе була инде,

Мин кая басыйм икән?

Я арттамы, ә алында,

Яисә бокадамы икән.

 

Шикләнсәм дә-борчылмадым,

Вакыт үтте-тынычландым.

Сыер сату не проблема,

Кайчан крутой эшләр башкардым.

 

Барып җиттем мин базарга,

Сыерлар аз, халык та бар.

Килеп карыйлар сыерны,

Никтер сатып алмыйлар.

 

Ник сатасын дип сорыйлар,

Әллә сыерыңмы сөтсез?

Бәлки  ул  авырыйдыр,

Әллә сөтеме тәмсез?

 

Шулай итеп узып китте

Безнең базар көнебез.

Хатынның сүзләре искә төште,

Эй үкендем мин чиксез.

 

Сагындым бит, бик сагындым,

Хатынымның киңәшен.

Шул ук вакыт мин тотындым

Әйтергә Алла сүзен.

Зарландым да, тынычландым,

Көнем  үтсә дә бушка.

Исән-сау кайтысы иде,

Алла кушса,Алла кушса.

 

Да,Вечеркам, ни булса да,

Зарланып булмый язмышка.

Төнгә кадәр кайтып җитәрбез,

Алла кушса, Алла кушса.

 

Хәлдән таеп килеп җиттек,

Икебездә арыган.

Хатын гына кычкырынмасын дип,

Тагын сорадым Алладан.

 

Килеп тәрәзә шакыдым да,

Хатын ачты ишеген.

«Хатын! Алла кушса сөйлим сиңа,

Бу юләр сыерның кемлеген».

 

«Эх, син үзең юләр,

Алланы сагынмый юлга чыктың.

Бик деловой кылынасын,

Сатам диеп бит мактандың».

 

Ярый,хатын, куй чәеңне,

Алла кушса эчәбез.

Алла кушса куй икмәкне

Төн буе сөйләшәбез.

 

И, хатын,табалмадым бит

Бу базарның мин җаен.

Кеше дә юк, сыерлар бик күп,

Басканнар адым саен.

 

Җитәр сиңа сөйләргә,

Тагын мине алдыйсын.

Алланы сагынмый киттең,
Нәрсә сыерны курлыйсын.

 

Я, хатын, бәләнмә инде,

Болайда җаныма тыгыз.

Алла кушса мин ятамын,

Кирәкми миңа сыерыгыз.

 

Ярый, ярар, тынычлан син,

Юкка барга күперелмә.

Татлы йокы телим сиңа,

Но сыерыбызга син тимә.

 

Ярый...Алла кушса мин ятамын,

Хәзер китәм  йокыга.

Алла кушса мин торырмын,

Иртә белән уянуга.

 

Иртә белән мин уяндым,

Араландым йокыдан.

Тулы чиләк сөте белән

Хатыным яныма баскан.

 

Менә нинди була хәлләр,

Алланы сагынгачтын.

Сыерыбыз тиз үзгәрде,

Алла үзе кушкачтын.

 

Шуннан бирле мин өйрәндем

Һәрчак Алланы сагынырга.

Алланы сагнып ятарга да,

Алланы сагнып уянырга.

 

Бар эшләрем рәтле бара,

Тик Алла сүзе телдә.

Сыерыбыз да сөт бирәдер,

Хатын белән дә бер сүздә.

 

М.Максут. 02.08.10г.

 

 

№2.

Урман хайваннары фаҗигасы.

 

Авылыбызның төньягында

Бар бит кара урманнар.

Инде шунда озак еллар

Яши төрле хайваннар.

 

Аларның да, кешеләр кебек

Бар бит үз тормышлары.

Балалар үстереп маташалар,

Безнеке кебек  язмышлары.

 

Кешеләргә зиян итми

Гомерләрен уздыралар.

Без кече братлары диеп,

Үзләрен санап торалар.

 

Урман янында акрын гына

Ага киң елгалары.

Елга өстендә күперләре бар,

Шуннан кибеткә юллары.

 

Бер тапкыры карлар эреп,

Бик зур җәю җәелде.

Хайваннар калды утрауда,

Күперләре  тетелде.

 

Азмы-күпме чыдадылар

Шул хайваннар ашамлыксыз.

Кибеткә юллары  ябылды да,

Булдылар бит тынычсыз.

 

Көннәрнең бер көнендә

Болан түзмәде-кычкырды.

Шундый инде билге биреп,

Хайваннарны җыештырды.

 

Килделәр бар хайваннар:

Бүреләр һәм куяннар,

Төлкеләр дә, ишәкләр,

Төрле буйлы еланнар.

 

Сайладылар карт боланны

Җыелышта баш итеп.

Ачыклады шушы болан

Җыелыш сәбәбен җиткереп.

 

“Кемдә нинди фикерләр бар

Күперебез турында?

Кемнән,  нинди ярдәм булыр,

Әйтеп калыгыз,сораганда”.

 

Бер минут тынлык булды да,

Саескан тотынды “сайрарга”:

“Кирәк күперне буенча салырга,

Мөмкин тагын ватылырга”.

 

Ярар, саескан, катлаулама,

Син күперсез дә яшисен.

Киңәшең бөтенләй уңайсыз,

Безгә яманлыкмы телисен?

 

Шулай бераз вакыт үткәч,

Ябалак уянды йокысыннан:
“Сез үзегез булдыралмыйсыз,

Ярдәм сорагыз районнан”.

 

“Шулайга-шулай,-диде дә болан,

Кемне җибәрәбез районга?”

Бар хайваннар бердәм булып,

Карадылар аюга.

 

“Да, аю,-диде болан,

Син көчле һәм тавышлы.

Без сиңа ошанабыз,

Әйләнеп кайт районны”.

 

Иртә белән аю китте

Күпер мәсьәләсен чишәргә.

Килеп керде райсоветка

Бал тотып нәчәлләргә.

 

Игътибар белән тыңладылар

Аюны шул нәчәлләр.

Алай, болай сөйләделәр дә,

Мөмкинлек юк диделәр.

 

Аю кайтты дусларына

Авыр сулап,борчылып.

Бар хайваннар көтеп торды

Бер урынга җыелып.

 

Сөйләп бирде, аеплы булып,

Аю үзенең хәлләрен.

Бар хайваннар борчылдылар,

Ишеткәч аның сүзләрен.

 

Бүре, дускай, барып кара,

Шул ошанычсыз нәчәлләргә.

Күрсәт, син, клыкларыңны,

Бир сабак юнсезләргә.

 

Җитте бүре райсоветка,

Бераз тукталып калды.

Кашларны артыгырак бөреп,

Бусагага аягын салды.

 

Исән-саулармы, әфәнделәр,

Мин килдем ярдәм сорап.

Күперебез җимерелде бит,

Инде куймагыз безне ташлап.

 

Ничек кенә куркытса да,

Бүре ярдәм алалмады.

Чиновниклар аның сүзләрен

Колакка да салмады.

 

Бүредән соң булды куян,

Куяннан соң бер елан.

Җибәреп карадылар төлкене дә,

Тик  ярдәм булмады һаман.

 

Да,-диде, болан авыр сулап,

Нишләргә соң безләргә?

Кемне тагын җибәреп карыйк,

Шул ярдәмсез нәчәлләргә.

 

Керпе әйтте, карап ишәккә:

“Ә син, нигә бармыйсын?

Авырсынма, барып кайт, син,

Тауга каршы бит чапмыйсын”.

 

Бар хайваннар көлештеләр-,

Нишләп ишәк анда барсын.

Күпер мәсьәләсен чишәлмәс ул,

Әйтер сүзләр ни тапсын.

 

“Ярый,- диде, ишәк елмаеп,

Үз-үзенә ошанып.

Күпер барыбызга да кирәк,

Кибетсез булмый тукланып”.

 

Озак үтмәде,ишәк кайтты,

Кулында күп кәгазьләр.

Хайваннар ошанмый калсаларда,

Кәгазь өстендә бар печатьләр.

 

Ничек шулай, ишәк әфәнде,

Син кирәкле сүзләр таптың?

Әллә ришвәтме бирдең син,

Әллә урманыбызны саттың.

(ришвәт-взятка)

 

Юк, юк,-диде ишәк,

Сөйләп бетмәс кебек сүзләре:

Чиновниклар миңа таныш икән,

Үзләре түгел, ә телләре.

 

Райсоветта утырганнар,

Минем кебек ишәкләр.

Сөйләп биргәч үз телемдә-,

Күтәреп алдылар нәчәлләр”.

 

Районнан килеп плотниклар

Матур күпер салдылар.

Беренче итеп шул күпердән

Ишәкне уздырдылар.

 

Кибеткә юл ачылды да,

Бар хайваннар тукланды.

Шул күперне салганнан соң

Матур тормыш башланды.

 

Бу дөньяда яшәгәндә

Белегез эшнең серен.

Әгәр аны белмәсәгез,

Белегез “ишәк телен”.

 

Әгәр булса  проблемагыз,

Югалып сез калмагыз.

Чиновникларга бирешмичә

Ишәкчә сөйләп карагыз.

 

Әгәр шулайда чишелмәсә

Сезнең берәр мәсьәләгез.

Ни әйтергә кала инде:

“Тирән булсын кесәгез”

 

М.Максут. 28.09.10г.

 

 

 

 

 

№3.

Зиратларда мин булдым.

 

Иртә белән җомга көнне

Кирәк килеш пакландым.

Бисмиллахир диеп әйтем дә,

Зиратларга юл алдым.

 

Юлда барам алга карап,

Якты минем күңелем.

Ниятләрем  минем якшы,

Мәрхомнарда фикерем.

 

Зиратларга якынайдым,

Кабак алнында бер карт баскан.

Ак тюрбаннан, ак сакалдан,

Ак ябынгыч ябынган.

 

Ассәламегаләйкум,- диеп сәйләм бирдем,

Алейкум вә саләм,- диеп алдым.

Бабай миңа  каршы чыккан дип,

Үз- үземә уйландым.

 

Бераз аптырана калсамда,

Кем икәнлеген сизендем.

Гади кеше түгел диеп,

Мин шунда ук төшендем.

 

Я, бабай,  кем буласын,

Аңлатып бир, син, миңа.

Да, гади кеше дә түгел син,

Зур хөрмәтем дә бит сиңа.

 

Да, мин сине көтеп торам,

Чыктым капка алдына.

Гади кеше дә түгел мин,

Тик күренәмен мин- сиңа.

 

Рәхмәтләрем сиңа, бабай,

Мөмкинме, без дус булыйк.

Синең турында беләсе килә,

Бераз сөйләшеп утырыйк.

 

Ник сез, бабай,капка алнында,

Шулай мине каршы алдыгыз?

Әллә әйтәчәк сүзегез бар,

Әллә берәр соравыгыз?

 

Беләм ник килгәнеңне монда,

Безнең алныбызда мәетләр.

Бер сафта, аларны көттерми,

Укыйк элек сүрәләр.

 

Риза булып, -бабай, -дидем,
Мин аз беләм Корьәнне.

Мин укыган аз сүрәләр

Кабул булып, җитәрме?

 

Ниятьләрең якты булсын,

Укы  ни белгәнеңне.

Тик Ходайдан  үтенеп сора,

Ул үтәр теләгеңне.

 

Шул эшләрне башкарганда

Оныттым мин дөньямны.

Килеп торды өстемә нурлар,

Ходай алсын укыганымны.

(ферештәләр яратылган нурдан)

 

 

Ходаебызга шиксез ошанып,

Бул анардан сораучы.

Эшлә дөньяда матурлыклар,

Бул гөнаһтан куркучы.

 

Аерылма син динеңнән,

Ата- ана теленнән.

Пейгамбәребезне олыла син,

Чыкма аны сүзеннән.

 

Ана хакы-Алла хакы,

Юкка гына әйтмиләр.

 Әнкәеңне син рәнҗетсәң,

Булмас синдә бәхетлэр.

 

Әткееңне дә хөрмәтлә син,

Булыгыз бер кинәштә.

Авыр сүзләр әйтә  күрмә,

Терәк бул син һәр эштә.

 

Күр барсында якын итеп,

Яшә хәлләрен белеп.

Шунда сиңа якты көннәр

Килерләр тезелешеп.

 

Ак дөньяда яшәгәндә

Таптама Кеше хакы.

Кайгыларың  узып бетмәс,

Кайтып килерләр тагы.

 

Да, бабай, дөньялар үзгәрде,

Күп  гонаһлар эшлибез.

Ходайга без ошансакта,

Бар әмерен үтәмибез.

 

Зиратлардан күреп торам,

Сездә нинди тормышлар.

Сөйләсәң – сөйләмәсәң дә,

Алар миңа танышлар.

 

Кеше үлде дә, бетте түгел,

Шулай беркайчан уйлама.

Гәүдәләребез көлгә әйләнсә,

Җаннарыбыз бит саклана.

 

Менә, мин синең алныңда,

Минем  юктыр бит гәүдәм.

Җаным белән сөйләшәсең,

Ул түгел минем шәүләм.

 

Сүзләрегезгә ошанамын,

Тагын бар сорар cүзләр.

Нинди карашта без бәйлеләр-

Үлгәннәр hәм тереләр.

 

Һәр мәет саклый үзенең

Фани дөньядагы нәселен.

 Төшләр аша аларга җиткерә

Ни әйтәчәк сүзләрен.

 

Мин дә күрдем берничә төш,

Һәм үземчә юрадым.

Эчтәлекле төшләр иде,

Шатланып,- канатландым.

 

Ул төшләренең дә миңа таныш,

Мин бит аларны җибәрдем.

Кылган эшләреңне хуплап,

Рәхмәтемне белдердем.

 

Ул төшләрне син языпсын

Авылдашлар тарихында.

Тик күпләре аңышмыйлар,

Мәшәкать дөньясында.

 

Без- иманлылар, җыелабыз

Бер зур булган төркемгә.

Һәйкәлдә язган сүрәгезне

Барып укыйбыз көндә.

 

Ул хәйкәлне без куйдык бит,

Булсын сезгә Истәлек.

Авылыбыз таркалмасын,

Булсын иде бердәмлек.

 

Иске зиратларда да булам,

Минем бит шул хезмәтем.

Ташланган  зиратларны матур иттеләр,

Аларга да рәхмәтем.

 

Алар барда изге эшләр,

Мин зур бәя бирәмен.

Бабаларыгызны онытмагыз,

Тагын рәхмәт әйтәмен.

 

Күп авылдашлар фават булды,

Төрле сугыш кырында.

Без күрәбез, һәйкәлегез баскан,

Авылыбыз уртасында.

 

Сакладыгыз сез динне дә,

Мәчетегез сөендерә.

Манарагыз күркәм булып,

Ераклардан күренә.

 

Тик арагызда күп сукырлар,

Дөнья  ямен белмиләр.

Мал артыннан  куа-куа,

Зиратларны күрмиләр.

 

Кара, син, кайсы кабер өсләрен,

Алар  ташланган сыйфатта.

Ник аларны тоталмыйлар

Гел матур, чиста сафта.

 

Берсе чардугансыз, берсе -тамгасыз.

Берсе -бөтенләй билгесез.

“Мәет кабере якты булсын”,- дип

Тел белән генә сөйлисез.

 

Кабер эчендә мәет ята,

Тик җаны очып йөри.

Кабер йортым бәрелгән дип,

Оныкларына рәнҗи.

 

Вакыт үтәр, алар үзләре,

Килеп ятырлар шунда.

Актарылган каберләре булса,

Аңышырлар  барсында.

 

Ә сез, бабай, зиратларда

Ничек итеп яшисез?

Сезнең нинди хокуклар бар,

Ачыклап шуны бирегез.

 

Барда бик катлаулы монда,

Йөремиләр көлешеп.

Гаризалар да язмыйлар,

Берсе берсен рәнҗетешеп.

 

Монда бар сяваплылар,

Шулай ук –гонаһлылар.

Көне-төне сезләрдән

Сүрәләр көтеп торалар.

 

Әнә...бер мәет елый,

Димәк, булган имансыз.

Ходаебызга ошанмаган,

Булган намазсыз, уразасыз.

 

Я, бабай, тагын ниләр,

Синең миңа бар әйтәсе?

Кешелек дөньясы нинди  булыр,

Алда нәрсә көтәсе?

 

Кешелек дөньясында хәзер

Юктыр гади дөреслек.

Алдау, кырыслык, туенмаслык

Алды хәзер өстенлек.

 

Рәхмәтсезләр, ярдәмсезләр,

Күпләрендә   хәйләкәрлек.

Адәм үзе белән генә була,

Юктыр кешеләрдә бердәмлек.

 

Көлә-көлә гонаһ кылалар,

Кешеләрнең берәүләре.

Аларга Җәннәт булмас инде,

Кабул булмас тәүбәләре.

 

Бабай, сез, ачулы булыпмы,

Шул сүзләрне әйтәсез.

Әллә  аларның ялгышларын

Тик ачык итеп күрсәтәсез?

 

Бездә юктыр үпкәләнү,

Бездә юктыр ачулану.

Тик Кыямәт көненә кадәр

Бездә бара паклану.

 

Кешеләргә хөрмәт белдерү-

Ул акылның яртысы.

Гонаһ кылмый, дөрес яшәү-

Шул тормышның яктысы.

 

Әгәр берәү гонаһ кылса,

Ә син аңа әйтмәсәң.

Син дә янында гонаһлы буласың,

Теләсәң, теләмәсәң.

 

Юк, барда шулай булып калмас,

Бар гонаһлар үлчәнер.

Мәңгелек дөньясына килгәч,

Тулысынча түләнер.

 

Язсын, сезгә, мөмкин кадәр

Гыйбадәтләр кылырга.

Ходайның сөекле бәндәсе булып,

Аның каршысына барырга.

 

Бабайның бар сүзләрен

Нык итеп күңелемә салдым.

Рәхмәтләр әйтеп,саубуллашкач,

Мин йокыдан уяндым.

 

Уятты мине азан тавышы,-

Йокыдан мин араландым.

Бу төшем булган икән,-дип,

Тагын бер тапкыры уйландым.

 

Төшем булса да, көнем булса да,

Барыбер күңелемдә шул уйлар.

Тагын очратсам да ул бабайны

Шул ук булыр  сораулар.

 

 

 

М.Максут. 01.10.10г.

 

 

Этиләр.

 

Бала чактан күңелемдэ

Әткәй биргэн сабаклар.

Көчле куллар йомшак итеп,

Мине сыйпаган чаклар.

 

Пр:

Балам диеп, җаным диеп,

Әйтә иде тын гына.

Саулык, бәхет, озын гомер,

Тели иде ул  миңа.

 

Әткәй биргән киңәшләр дә,

Кайтып искә төшәләр.

Без яшәгән матур көннәр,

Күз алдыма килэләр.

Пр:

Балам диеп, җаным диеп,

Әйтә иде тын гына.

Авыр чакта ошанычлы

Адәм иде ул миңа.

 

Әткәй дә бит әнкәй кебек,

Безнең өчен бер генә.

Алар янда булгач кына

Дөнья тулы күренә.

 

 

Можно добавить еще:

 

Вакыт утте, ул х эзер юк,

Яшьлэр  килэ  кузлэргэ.

Ник язмаган гомер буе

Шулай бергэ яшэргэ.

 

Балам диеп, җаным диеп,

Әйтә иде син миңа.

Мин укыган сурэлэрде

Житсен, эткей, рухына.

 

 

М.Максут. 28.08.10г.

 

 

 

 

 

 

      Безнен энилэр хэм энкейлэр.

 

Бармы тагын бу доньяда

Энкейлэрдэн олы жан.

Гомер буе кояш булып,

Безнен очен балкыган?.

 

Пр№1:

Эни дибез,энкей дибез

Без шул якын кешегэ.

Нинди кочлэр бар анарда,

Канатлар бирэ безгэ.

 

Сабый чактан балам диеп

Безне соэп устерэ.

Йорергэ дэ,сойлэргэ дэ,

Яшэргэ дэ  ойрэтэ.

 

Пр:

Эни дибез,энкей дибез

Без шул якын кешегэ.

Изге догалар укыйлар

Энкейләр бит безләргә.

 

Яшәр идем әнкәемнең
Җылы канат астында.
Аермасын безне Ходай,

Еракларда булсамда.

Пр:

Әни диеп, бәгрем диеп,
Мин анарга эндәшәм.
Иң кадерле кешем диеп,

Көннәремдә сөйләшәм.

 

Энкэйлэрне беркайчанда

Язмасын онытырга.

Исемнэрен, бар эшлэрен

Йореклэрдэ сакларга.

 припев:

Эни диеп, энкей диеп,

Кабат-кабат эйтегез.

Бу доньянын  матурлыгын

Бергэ чакта курегез.

 

При повторе

Эни диеп, энкей диеп,

Кабат- кабат эйтегез.

Бу доньяда энкейлэрнен

Кадерлэрен белегез.

 

М.Максут.14.08.10г.

  

 

 

 

Сөйгәнемә барамын.

 

Бер тапкыры сине уйлап,

Ташты сөю хисләрем.

Син янымда булмагачтын

Өзгәләнде үзәгем.

 

Пр:

Чәчәк өздем, чәчәк җыйдым,

Тик аларның матурын.

Сөйгәнем сиңа барамын,

Тик синдә бит күңелем.

 

(при повторе:

Сөйгәнем сиңа барамын,

Ходай  күрсәтсен юлын).

 

Көннәрен дә, төннәрен дә
Сине генә уйладым.
Рәсемеңдә күз алнымда,

Карап сиңа туймадым.

 

Көтәсендер син дә мине
Күз алмыйча юллардан.
Кайчанга соң кайтыр диеп,

Сорыйсындыр Ходайдан.

 

Ошанамын, очрашырбыз,

Күкләрдә бит язылган.

Снең матур исемең дә

Йөрәгемә язылган.

 

 М.Максут.

 

 

 

на главную страницу, нажмите:  Mmmm20021961.narod.ru

 

 

 

 

Мухамметшин
Максут
Мясумович.