№1.

Туй жыры.

Канатланып очып килдек

Сез дусларны күрергә,

Ак күлмәкләр килешә бигрәк,

 Сезнең матур йөзләргә.

 

Күлмәк кебек чиста булсын

Сезнең тормыш юллары.

Һәрвакытта кулда булсын

Бәхетнең  ачкычлары.

 

Саулык телим, бәхет телим,

 Саф мәхаббәт сезләргә.

 Бала чагалар үстереп

Йөз ел буе яшәргә.

 

Сезгә карыйм- ошанамын,

Кысам сезнең кулларны.

Киләчәктә гөрләп узсын

Көмеш- алтын туйлары.

 

Сипсен кояш җылы нурын,

Яңгыр  яусын таңнарда.

Ферештәләр канат җәйсен

Сез йөрегән юлларда.

(М.Максут).

 

 

№2.

Мәхаббәт җырым.

Юлларым бара яр буйлап

Чиста тирән  күлләргә.

Син китмәссең мине ташлап

Ерак-ерак илләргә.

 

Болыннардан чәчәк җыйдым,

Хуш ис анкый алардан.

Сине эзләп  табармын мин

Сәйләм килгән яклардан.

 

Карашыңны истә тотам,

Һәрвакыт син алнымда.

Беркайчанда алыштырмам

Ялгызлыкта калсам да.

 

Җәйге төннәр  бигрәк якты,

Якты ай дим тулганга.

Безнең уйлар –икесе бер,

Саф мәхаббәт  булганга.

 

Күл өстенә утыра кошлар

Суга иреккәчме икән?

Сине уйлап йөрәкләрем

Әрнеп өзелмәсме икән.

(М.Максут).

 

№3.

Чәчәкләр китерсен бәхетләр.

 

Җәйнең җылы көннәрендә

Йөрим мин болыннарда,

Тирә- якта күп чәчәкләр,

Сөйгәнем -уйларымда.

Назлы йомшак җилләр булып

Иркәлим чәчәкләрне,

Сыйпыйм алар түбәсеннән

Уйланып сөйгәнемне.

 

Припев:

Эх чәчәкләр,чәчәкләр,

Ник сез мондый ямьлеләр,

Сөйгәнемдә шундый матур,

Булырмы минем бәхетләр?

При повторе

Эх чәчәкләр,чәчәкләр

Ник сез мондый ямьлеләр,

Кавышсам мин ярым  белән

Көтәме безне бәхетләр?

 

Чәчәкләрем миңа карап,

“Безне өз”, -дип әйтәләр,

Көзләр җитеп саргаймыйк без,

Эшлә бездән бәйләмләр. 

Бүләк ит син сөйгәнеңә,

Улда безне иркәләр.

Сезнең булган мәхаббәткә

Китерербез бәхетләр.

Припев:

Эх чәчәкләр,чәчәкләр,

Әйтәм сезгә рәхмәтләр.

Кавыштым мин ярым белән,

Килде безгә бәхетләр.

При повторе

Эх чәчәкләр,чәчәкләр,

Әйтәм сезгә рәхмәтләр.

Сезнең кебек матур булсын

Алда безнең гомерләр.

(М.Максут).

 

 

№4.

Мәһаббәт утлары.

 

Көтә безне алда очрашулар,

Барыбызгада килә мәһәббәт.

Гомер үтә аның ялкынында,

Безнең жанга бирсен ул рәхәт.

Пр:

Кил, кил, кил...кил яныма, иркәм,

Бергә яныйк шушы ялкында.

Кояш, айны сиңа бүләк итәм,

Тик булыйм мин синең яныңда.

----------

Көнем үтсә сине күрми,

Өзгәләнгән кебек буламын.

Көтәм кичне – йолдызларга карыйм,

Бирмә келим сиңа иң зурсын.

Пр:

Кил, кил, кил...кил яныма, иркәм,

Бергә яныйк шушы ялкында.

Кояш, айны, йолдызны да  бирәм,

Тик булыйм мин синең яныңда.

------------

Сине күрсәм - мин бәхетле,

Үтәләдер изге теләгем.

Син бит минем бердән берем,

Ходай биргән иң зур бүләгем.

Пр:

 

Кил, кил, кил...кил яныма, иркәм,

Бергә узыйк тормыш юлларын.

Сусасаң син мәһаббәт утыннан,

Эчерермен зәм-зәм суларын.

 

Кил, кил, кил...кил яныма, иркәм,

Бергә яныйк шушы ялкында.

Бар җылымны сиңа гына бирәм,

Тик булыйм мин синең яныңда.

(М.Максут).

 

№6.

Язмыш.

 

Язмыш аердың син

Туып үскән изге җиремнән,

Кайталмадым, кайтасы килсәдә,

Тамсаларда яшьләр күзләрдән.

 

Язмыш аердың син

Әткәй-әнкәемнең түреннән,

Яшәсәмдә чит җирләрдә ялгыз,

Аерылмадым алар теленнән.

 

Язмыш аердың син

Өзелеп сөйгән кара күземнән.

Юктыр мине сөеп иркәләүче,

Сыйпаучы да юктыр битемнән.

 

Язмыш аердың син

Ошанычлы булган дуслардан.

Искән җилләр никтер берни әйтми,

Хәбәрдә юк кайткан кошлардан.

 

Язмыш аердың син,

Кемнәр кушылырлар хәлемә.

Гомер үтте, кайталмадым кире,

Кемнәр килер минем каберемә?.

 

Язмыш аердың син,

Әйтәм хәзер соңгы сүземне,

Туган якка карап бәхилләшәм,

Зинһар онытмагыз исемемне.

(М.Максут).

 

 

№7.

Сагындым туган ягымны.

 

Уйланам…..

Үтте минем гомерем.

Чит жирләрдә килде картлык,

Ак булдылар чәчләрем.

 

Сагындым…..

Туып ускән илемне.

Сабан сөргэн, урак урган,

Кара туфрак жиремне.

 

Сагындым…..

Әнкей- әткей назларын.

Башларымнан  сыйпап узган

Жылы, йомшак, кулларын.

 

Сагындым…

Яшьлектәге кичемне.

Балкып торган, жем-жем иткән,

Якты айлы күгемне.

 

Сагындым….

Туган якнын урманын,

Һәр агачта, йөрекне өзеп,

Торле кошлар сайравын.

 

Сагындым…..

Зәңгэр  чишмә суларын.

Бала чакта ялан аяк

 Йөгереп узган ярларын.

 

Сорадым…..

Бер Ходайдан сорадым.

Гомер беткәч, ак гәүдәмне

Япсын туган туфрагым.

(М.Максут.)

( 31.08.09ел)

№8.

Саклыйк иде мәхаббәтне.

Мәхәббәт-мәңгелек, әллә – мизгел,
Беләсе иде барлык серләрен.
Бүләк итеп безгә бирелгәнме,
Яшисе иде тоеп хисләрен.

Пр.

Саклыйк иде мәхаббәт җылысын,
Саклыйк иде аның яктысын.
Мәхәббәтне сорап алып булмый,
Ходай бирсә - бирсен сафлысын.


Булса да бит татлы бал шикелле,
Сөртәбез бит яшьле күзләрне.
Зәм-зәм суларына ялыштырмам
Мәхаббәттә койган яшьләрне.

Белсәк тә бит утлары барлыгын,
Ялкынында барыбер янабыз.
Маңгайларда чәчләр сырланса да
Мәхаббәтне дуслар саклагыз!

(М.Максут.)

Мухамметшин
Максут
Мясумович.