Дәвамы. Икенче бүлеге.

---------

Әйтте Фатих иптәшенә
Кай җирләргә барганын.
Хәзер Атлаш ягына юнәләм,-
 Соңыннан сине табармын.

 

Ислам кайтып керде өйгә,
 Килде мулла каршысына.
 Сүзне башлап җибәрер өчен
 Утырды аның янына.

Берничә вакыт сөйләшкәч,
Бар фикерләр ачыкланды.
Сез -юлчылар,- диде мулла,
Аш-су белән кыстады.

Мулланың исеме Хәсән булды,
Хәләл җефете – Мәймүнә.
Аларның ике уллары бар,
 Тик алар юклар өйдә.

Яшиләр урта байлыкта,
Күп түгел - бар җирләре.
Болында чаба атлары
Һәм дә куй көтүләре.

Хәсән абзый, беләсе иде,
Нинди ярдәм мин көтим.
Сезнең алныгызда бурычым бар,
Шикләнмәгез- мин түлим.

Беренче булып балаларым
Булсын иде тынычлыкта.
Алар да хезмәт сөючеләр,
Җитәслек булсын- ашамлыкта.


Миңа бер ат кирәк
Бүгенгесе көнемдә.
 Атсыз мин яши алмыйм,
Туганлы бирле ат өстендә.

Мөмкин булса алыр идем
Булса сезнең җирегез.
Яңа тормыш башлар идем,
Бәлкем рөхсәт бирерсез?

 Ислам  теләкләрен әйтеп бетергәч,
Хәсән әйтте фикерләрен:
-Теләсәң,миндә хезмәт куярсын,
Минем бик күп эшләрем.

 

Җир турында берни әйтәлмим,
Әйдә узыйк ат карарга.
Менә... көтү арасыннан
 Мөмкин бер ат сайларга.

 

Килделәр атлар янына,
Сайла, Ислам,...... җитезен.
Ә мин сине карап торам,
Ничек тотарсын тезгенен.

 

Дөрестән дә, Ислам сайлады
 Атларның  иң матурын.
Тик оста булган  тюрк кешесе
Шулай  таба батырын.

 

Бу ат өчен мин әзер
 Озак хезмәт куярга.
Хәсән абзый, рехмәт Сезгә,
Тик нинди исем кушарга.

 

Йөгереп килделәр яннарына
Ишмурат белән Шехмурат.
Булсын иде ул - Юлтабыр,-
Кычкырдылар катлы - кат.

 

Ислам Хәсән янына килеп
 Атның исемен ачыклады.
Беренче атын исенә төшереп,
Бу атны да кочаклады.

 

Да, диде, мулла Хәсән,
Син атлар яратасын.
Атны кадерлә балаң кебек,
Синең сүзеңнән чыкмасын.

Димәк, без шулай сөйләштек,
Без - кара-каршы бурычлылар.
Дөньяда булсын тынычлык,
Тик булмасын югалтулар.

 

Вәгъдәләрне туплар өчен
Авыл старостасына бардылар.
 Имзаларны куйдылар да
“Ризалык кәгазе” алдылар.
(договор-соглашение)

 

Ул документта күрсәтелгән
Исламның бурычлары.
Әгәр Ислам үлә калса-
 Балаларының бар хокуклары.

-------------

Икенче көннең иртәсендә
Керештеләр хезмәткә.
Күбесенчә печән чабу,
Ашлык ташу келәткә.

 

Хәсән үзе мулла булса да
 Эштән якта калмады.
 Кояшка карап ала иде,
 Укый иде  намазы.

Шул көннәрнең барышында
Хәсәнгә килделәр атлылар.
Кыска вакыт сөйләшү булды,
Аннан китеп бардылар.

 

Аннан, тагын килделәр алар,
Ислам белән дә таныштылар.
Мишәр кешесе батыр диеп
Исламны хупладылар.

Озак сөйләшеп тормадылар:
Кунаклар тиз чыктылар.
Өчесе дә кыю кешеләр,
Билләрендә кылычлар.

Көннәрнең бер кичендә
Ислам бер ялгызы калды.
Башыннан узган авырлыкларны
Кайтарып уйлап алды.

Ничек авыр хәлгә төште,
Ничек Алтынбикәне югалтты.
Шул уйларны уйлый-уйлый
Ул үзенә җавап тапты.

---

Хәсән белән Исламыбыз
Бөтенләй танышып җиттеләр.
Бер-берсенә ошаныч туды,
Ачык итеп сөйләштеләр.

Ислам, - диде Хәсән мулла
Мин аңышам хәлләреңне.
Хезмәтләреңне кабул итәм,
Тыңла әйтәчәк сүзләремне.

 

Син батрак булып тумаган,
Син дә бик күп батырлык.
Кызулык та –үлчәмәгән,
Тик сине бөгә ялгызлык.

 

Печән җыярга кеше табылыр,
Безгә кирәк батырлар.
Миңа килгән теге егетләр
Азатлык өчен сугышалар.

 

Минем ике үз балам да
Озактан бирле шул юлда.
Тик  азаулар гына белә:
Нинди алар карашта.

 

Син миннән җир сорыйсын,
Сатып алмакчы буласын.
Тынычлыгың булмый калса
Ничек монда каласын.

Төнәгесе, сезне рус эмиссарлары
 Казан җирегездән куганнар.
Иртәгәсе бирегә килерләр
 Безне дә моннан куарлар.

 

Кирәк сугышырга азатлык өчен
Бер йодрыкка җыелышып.
Нәрсә сиңа җиремне сатыйм,
Руслар алырлар каерып.

 

Чакыр син Фатих дустыңны,
Батырлар белән берләшегез.
Китерегез азатлык илгә,
Шул булыр хезмәтегез.

 

Шул сүзләрне әйтеп бетергәч,
Хәсән таягына таянды.
Ислам ни җавап бирер дип,
Аның күзенә карады.

Хәсән абзый! Мин аңышам
Сезнең әйткән сүзләрне.
Мин үземдә шул турыда
Уйлана тордым төннәрне.

 

Тик баларым өчен
Бераз  мин тынычсызланам.
Мин кылычны тоткан кеше,
Халык өчен дә сызланам.

 

Башкорт халкы электән –элек
Азатлыкны сөйгән халык.
Дөреслекне алар хуплыйлар,
Күрсәтәләр батырлык.

Балаларың өчен кайгырма,
Алар булыр туклыкта.
 Тәк тотмамын- укытырмын,
Булмаслар наданлыкта.

Шул сүзләрдән соң уйланып
Ислам әйтте  муллага:
Балаларым белән сөйләшим,
Риза булырлармы калырга.

Икенче көнне иртә белән
 Ислам Фатихны эзләп тапты.
Барлык хәлләрне сөйләгәч,
 Фатихны Хәсәнгә алып кайтты.

 

Җыелышып сөйләтеләр
Башкорт, булгар һәм мишәр.
Бар планнарны корып
Бер нәтиҗәгә килделәр.

 

Алда тагын авырлыклар,
Сынаулар булганлыгы көтелде.
Кемдә нинди  язмыш булыр
Тик бер Ходай үзе белде.

 

 

Дәвамы. Өченче бүлеге

 

 

 

 



Мухамметшин
Максут
Мясумович.