Дәвамы.Өченче бүлеге.

 

Җыелышып сөйләштеләр
Башкорт, булгар һәм мишәр.
Бар планнарны кордылар,
Бер нәтиҗәгә килделәр.

 

Ник шул вакыт урамда
Ат кешнәүләре ишетелде.
 Хәсәннең капка төбендә
Ике атлы күренде.

Хәсән озаеп караса:
 Анда аның уллары.
Балаларым кайтты, - диеп,
Шактый итеп шатланды.

Берсенең исеме Канҗэфәр
Икенчесе- Мунҗэфәр.
Икесе дә ошашканнар,
  Күренеп тора- игезәкләр.

Бар кунаклар таныш булды
Бер–берсе белән күрешеп.
Аннары озак утырдылар
 Үз –ара дус сөйләшеп.

Шул очрашуның  азагында
Хәсән сөйләшүне йомгаклады.
Азатлык өчен сугушының
Төп максатларын ачыклады.

Кирәк иде егетләргә
Халыкны берләштерергә.
Аннары бердәм булып
 Русларга каршы көрәшергә.

Кирәк иде азатлык китерергә
 Уфа, Казан җирләренә.
 Теләгәннәр кайтсын иде
Үзләренең илләренә.

 

Шушы көннән бу егетләр
Үз бурычларын үтәделәр.
Якташларны берләштереп
Азатлык юлын  күрсәттеләр.

Батырлыклар бик күп булды,
Була бик күп язарга.
Булгар, башкорт, мишәрләргә
Тагын килде сугышырга.

Күп корбаннарны күрделәр
Бу җирләрнең халыклары.
Пётр Беренче еллары узганчы
Авыр булды тормышлары.

 

Рус гаскәрләре дә югалттылар
Үзләренең сугышчыларын.
Эмиссарлар алышына тордылар,
Алар да йомшартты басымнарын.

Күп вакытлар кирәк булыр
 Барысын яза калсам.
Каләмем бөгелер, кулым талыр,
Үземдә түзә алмам.
----
Ни булса да, саклап калыйм
Безнең егетләрнең гомерләрен.
Алар кебекләр күп үлделәр
Тик белмибез исемнәрен.

Җәннәттә алар булсыннар,
 Рухлары булсын тыныч.
Беркайчан да онытмыйк иде-
 Шул була безнең бурыч.

Булгар, башкорт, мишәр дуслыгына
Шул рәтләрне мин яздым.
Күңелемнең якты урнында
Мин аларга һәйкәл салдым.

----

1715 нче еллар.

 

Кыска итеп әйтеп китәм
Геройларымның тормышларын.
 Нинди булды киләчәкләре,
 Алдагы  язмышларын.

 

Матур сүзләр язасы бар
Бу дус-кардәшләр турында.
Хәсән мулла -акыл иясе
Шул авыр заманнарда.

 

Шудый муллалар аз булмады
Азатлык өчен сугышларда.
Хәсәннең көрәшен дәвам итте
Хәсән кебек Мурад мулла.

 

Берничә сүз әйтер идем,
“Батыр” сүзе турында.
Шул сүз белән билгеләделәр
Чын егетләрне ул чорда.

 

Хәсән мулланың  игезәкләре,
Фатих һәм Исламыбыз
Лаеклы булдылар шул исемгә
Без аларны онытмабыз.

Алардан соң килде мишәр
 
Габдулла Галиев исемлея
Ул да көрәшне дәвам итте,
Булды халыкка күренекле.

 

Халык телендә- ул Батырша,
Ул да муллалардан булган.
Авыр заманалар булса да
Динебез турында уйлаган.

Фатих дустыбыз да кайтты
Изге туган җиренә.
Беренче булып аяк басты
Әти-әнисе каберенә.

Бу вакытларда Фатихның
Зурайган иде гаиләсе.
Хәләл җефете- Асылбикә
һәм дә ике җимеше.

 

Аларның берсе – Айгөл иде,
Икенчесе – Айсылу.
Мөмкинме тагын алар кебек
Бу дөн
ьяда матур булу.

Ишмурат белән Шехмуратта
Шул елларны өйләнделәр.
Хәсән мулла нәселеннән
Матур кызлар килештеләр.

Егетләр көрәшләрен туктатмый
Килеп китәләр иде өйгә.
Гаиләләрен тынычландыргач,
Тагын китәләр иде көрәшергә.

Бу вакытта инде Исламның
Оныклары йөреп киттеләр.
Киленнәре тырыш булдылар,
Алар да күп тир түктеләр.

Озак үтми, Хәсән  мулла,

Шактый итеп хәлсезләнде.
Мин картайдым,- диде дә,
Барлык җирен өләште.

 

Саклагыз туган илне сез,
Аерылмагыз җирегездән,
Җинаулашып бергә яшәгез,
Аерылмагыз динегездән.

--------------

Ислам турында язасы бар,
Алда көтә язмалар.
Үземнең дә белгем кели
Нинди булды ул еллар.

Еллар акты сулар кебек,
 Исламыбыз да картайды.
Матур язның май аенда
Алмыш бишен тутырды.

Шулай, төннәрнең берсендә
Исламга бер төш иңде.
Өстәленә ашлар тезеп,
Ниндидер кунакны көтте. 

 

Чынлап та, аның төшендә
Аңа килде бер  кунак.
Төс белән Исламга ошаган,
 Тик киемнэре ап-ак. 

 

Кунак ашмады, эчмәде,
Өстәлдә аш-су  булса да.
-Өстәлеңне җыйма диде,-
Кунак көт бу атнада.

Инде ниләр генә уйламады
 Безнең Исламыбыз бу көннәрне.
Төшне юрау авыр икән,
Уйланды ул кичләрне.

Иртә белән уянуга
  Ул килешенчә пакланды.
Үзе сизми чыкты урамга
 Күреп алды атлыларны.

Нинди төркем икән диеп
Карап торды атлыларга.
Нинди телдә сөйләшәләр-
Колак салды аларга.

Шул арадан аларның берсе
Исламга таба  юнәлде.
Ислам эшләгән коедан
 Су алырга теләде.

Ислам рөхсәтен биргәч,
 Кунак кое янына килде.
Кое төзелешен карый-карый
Исе-акылы китте.

Әйләнеп килде Ислам янына,
Белгертте ул рәхмәтен.
Коегыз -әйбәт, суы –тәмле,
Мактады коеның иясен.
 
Мин яшәгән авылда да
Төп-төгәл шундый коелар.
Әйтерсен ул коеларны
 Эшләгән бер ук куллар.

Кое
цылбыры да шундый,
Суы да тәмле, бал
цыксыз.
Тирә -ягы яшеллек эчендә,
 Әйтерсен безнең “Биксасыбыз”.

Шул сүзләрдән соң Исламның
Йөрәгенә ут кабынды.
Тәннәренән яшен узды,
Күзләреннән яшьләр тамды.

 

Балцык, цылбыр дип әйтәләр
Алатор өязе мишәрләре.
“Биксасы кизләве"дип йөретәләр
Шоба илендә яшәүчеләре.

Берничә вакыт шатлыгыннан
Ислам ни әйтергә белмәде.
 Әйтер сүзен  әйтәлмады,
Шул кадәрле киңәнде.....

 

 Кунак та тынга калды,
Карады Исламның күзләренә:
Ә сез үзегез кем буласыз,-
Ул да тотынды сизенергә.

Әллә сез Шоба җиреннән,-
Диеп сорады Исламыбыз.
Алайса,  без- авылдашлар,
Әйдә, таныш булабыз.

Таныштылар, сөйләштеләр-
Ничек сөйләшә ана белән бала.
Билгеле булды: бу төркем
Ишим якларына бара.

Минем исемем Аделша була,
Ә төркемдә – якташлар.
Менә....сезнең җирләрдән узабыз,
Насыйп булган – очрашулар.

 

Якташларны алып керде
Ислам үзенең өенә.
Таныштырда гаиләсе белән,
Нурлар уйнады йөзендә.

Чакырды ул ике игезәкне,
Алар да кунак булдылар.
Җир шары  бик зур булса да,
Очраштыра язмышлар. 

 

Ашап-эчеп, тамак туйгач,
Ислам якташларын озатты.
Алар белән  саубулашкач,
Төшенең эчтәлеген аңлады.

 

 

 Дәвамы. Дүртенче бүлеге.

 

 

 

 

 

 

Мухамметшин
Максут
Мясумович.