Дәвамы.Өченче бүлеге.

 

Җыелышып сөйләштеләр
Башкорт, булгар һәм мишәр.

Тормыштагы хәлне күреп

 Нәтиҗәгә килделәр.

 

Нәкъ шул вакыт урамда
Атлар кешнәп  җибәрде.
 Хәсәннең капка төбендә
Ике атлы күренде.

Хәсән озаеп караса:
 Анда аның уллары.
Балаларым кайтты, - дип,
Ул шулкадәр шатланды.

Берсенең исеме Канҗәфәр
Икенчесе- Мунҗәфәр.
Икесе дә ошашканнар,
  Күренеп тора - игезәкләр.

Бар кунаклар таныш булды
Барсы бергә күрешеп.
Аннары озак утырдылар
 Үзара дус сөйләшеп.

Шул очрашу  азагында
Хәсән  йомгак ясады.
Азатлык өчен сугушының
Төп максатын сайлады.

Кирәк иде егетләргә
Халыкны күтәрергә.
Аннары бердәм булып
 Руска каршы көрәшергә.

Кирәк  азатлык китерергә
 Уфа, Казан җиренә.
 Теләгәннәр кайтсын иде
Үзләренең иленә.

 

Шушы көннән бу егетләр
 Бурычларын үтәде.
Якташларны берләштереп
Азатлыкны  күрсәтте.

Батырлыклар бик күп булды,
Була бик күп язарга.
Булгар, башкорт, мишәрләргә
Тик килде сугышырга.

Күп корбаннарны күрделәр
Бу җирнең халыклары.
Пётр Беренче киткәнче
Авыр иде тормышлары.

 

Рус гаскәре дә югалтты
Үзенең сугышчысын.
Эмиссарлар килеп торды,
 Йомшартты басымнарын.

Күп вакытлар кирәк булыр
 Барысын яза калсам.
Каләм бөгелер, кулым талыр,
Үзем дә түзә алмам.

----
Ни булса да, саклап калыйм
 Егетләрнең гомерен.
Алар кебекләр күп үлде
Белмибез исемнәрен.

Җәннәттә алар булсыннар,
 Рухлары булсын тыныч.
Беркайчан да онытмыйк-
 Шул була безнең бурыч.

Булгар, башкорт, мишәр дуслыгына
Шул рәтләрне мин яздым.
Күңелемнең якты урнында
 Аларга һәйкәл салдым.

----

1715 нче еллар.

 

Кыска итеп әйтеп китәм
Геройларның тормышын.
 Нинди булды киләчәге,
 Алдагы  язмышларын.

 

Матур сүзләр язасы бар
 Дус-кардәшләр турында.
Хәсән мулла -акыл иясе
Шул авыр заманнарда.

 

Шудый муллалар аз түгел
Азатлык өчен сугышта.
Хәсәннең эшен дәвам итте
Хәсән кебек Мурад мулла.

 

Берничә сүз әйтер идем,
“Батыр” сүзе турында.
Шул сүз белән атадылар
Чын ирләрне ул чорда.

 

Хәсән мулланың  уллары,
Фатих һәм Исламыбыз
Лаек булды  шул исемгә
 Аларны онытмабыз.

Алардан соң килде мишәр: 
Ул - Габдулла Гали улы.

  Көрәшүне дәвам итте,
Азатлык - аның юлы.

 

Халык телендә -  Батырша,
 Муллалардан ул булган.
Авыр заманалар булса да,
Дин турында уйлаган.

Фатих дустыбыз да кайтты
Изге туган җиренә.
Беренче булып аяк басты
Әти-әнисе каберенә.

Бу вакытларда Фатихның
Зурайган иде гаиләсе.
Хәләл җефете- Асылбикә
Һәм дә ике җимеше.

 

Аларның берсе – Айгөл иде,
Икенчесе – Айсылу.
Мөмкинме соң алар кебек
 Дөньяда матур булу?

Ишмурат белән Шехмурат
Шул елларда өйләнде.
Хәсән мулла нәселеннән
Матур кызлар килеште.

Егетләр  гел көрәштеләр,
Кайталар иде  өйгә.
Гаиләләрен күреп алгач,
 Китәләр көрәшергә.

Бу вакытта инде Исламның
Оныклары йөреп китте.
Киленнәре тырыш булды,
Алар да күп тир түкте.

Озак үтми, Хәсән  мулла,

Бик каты хәлсезләнде.
-Мин картайдым,- диде дә,
Барлык җирен өләште.

 

-Саклагыз туган илне сез,
Аерылмагыз җирегездән,

 Бергәләп тату яшәгез,
Аерылмый динегездән.

--------------

Ислам турында язамын,
Алда көтә язмалар.
Үземнең дә беләсем килә
Нинди булды ул еллар.

Еллар акты сулар кебек,
 Исламыбыз  картайды.
Матур язның май аенда
Алтмыш бишен тутырды.

Шулай, төннәрнең берсендә
Исламга бер төш иңде:
“Өстәленә ашлар тезеп,
Ниндидер кунак көтте. 

 

Чынлап та, аның төшендә
Аңа килде бер  кунак.
Төс белән Исламга ошаш,
 Тик киемнэре ап-ак. 

 

Кунак ашамый- эчмәде,
Өстәлдә аш  булса да.
-Өстәлеңне җыйма диде,-
Кунак көт бу атнада.”

Инде ни генә уйламады
  Исламыбыз бу көннәрне.
Төшне юрау авыр икән,
Уйланды ул кичләрне.

Иртә  йокыдан уянгач,
  Тиешенчә пакъланды.
Үзе сизми чыкты урамга
 Күреп алды атлыларны.

“Кемнәр икән болар”,-диеп
Карап торды аларга.
Нинди телдә сөйләшәләр-
Колак салды аңларга.

Шул арадан аларның берсе
Аңа таба  юнәлде.
Ислам эшләгән коедан
 Су алырга теләде.

Ислам рөхсәтен биргәч,
 Кунак коега килде.
Кое төзелешен карагач,
Исе-акылы китте.

Ул килде Ислам янына,
Әйтеп аңа рәхмәтен:
“Коегыз -әйбәт, суы –тәмле”,
Мактап коеның иясен.
 
“Мин яшәгән авылда да
Төп-төгәл шундый кое.
Әйтерсен ул коеларны
 Эшли бер кеше кулы.

Кое 
цылбыры да шундый,
Суы тәмле, бал
цыксыз.
Тирә -ягы яшел цирәм,
 Әйтерсең “Биксасыбыз”.

Шул сүздән соң Исламның
Йөрәгенә ут кабынды.
Тәннәренән яшен узды,
Күзеннән яшьләр тамды.

 

Балцык, цылбыр дип әйтәләр
Алатор  мишәрләре.
“Биксасы кизләве"диләр
Шоба иле кешеләре.

Кинәт туган шатлыгыннан
Аның теле бәйләнде.
 Әйтер сүзен  әйтәлмады,
Шул кадәрле киңәнде.....

 

 Кунак та тынга калды,
Карап Исламның күзенә:
-Ә сез үзегез кем буласыз?-
Сорау бирде үзенә.

-Әллә сез Шоба җиреннән,-
Дип сорады Ислам да.
Алайса,  без - авылдашлар,
Әйдә, без танышыйк ла.


Таныштылар, сөйләштеләр-
 Сөйләшкәндәй ана, бала.
Билгеле булды: бу төркем
Ишим якларына бара.

Минем исемем Аделша ,
Ә төркемдә – якташлар.
Сезнең җирләрдән узабыз,
Насыйплар – очрашулар.

 

Якташларны алып керде
Ислам үзенең өенә.
Таныштырды гаиләсен,
Нур уйнады йөзендә.

Чакырды ул ике улын,
Алар да кунак булды.
Көтелмәгән хәл булса да,
Очрашу матур узды. 

 

Ашап-эчеп, тамак туйгач,

 Якташларын озатты,
Төшенең чынга ашуын

                                                  Уйлап Ислам шаккатты. 

 

                    Шунда басыгыз:  №8 Дәвамы. Дүртенче бүлеге.

Мухамметшин
Максут
Мясумович.