Дәвамы. Дүртенче бүлеге.

 

Ислам өенә кайтып керде,
 Тирән итеп уфланды.
Бу якташлар  бәхет эзлиме,
Шул турыда уйланды.

 

Ничек гомере үтеп китте,
 Анарга картлык килде.
Бүгенгесе бар да  җитәслек,
Тик йөрәге тынычсыз иде.

 

Якташларны күрү белән
 Исламда уянды хисләр.
Туган як турында уйлады,
Шулай үтте күп көннәр.

 

Шул көннәрнең берсендә
 Яшеп алды улларын.
Аларга җентеклән сөйләде
Үзенең хыялларын.

Аларны тиздән белербез
Укып астагы язмаларда.
Читтә матур яшәсәң дә,
Туган якны уйлата.

 

Барлык булган теләкләрен
Ислам  аңлатып бирде.
Гаиләсендә аңыштылар:
Күрәсе иде  туган җирне.


 Юлга чыгар алныннан
Ислам тирә-якны йөреп узды.
Хәсәннең кабернә барып,
Күп сүрәләр укыды.
--------
Туганнар  белән хушлашып
Өчәү  юлга  чыктылар.
Аларга “Хәерле юл” теләделәр,
Рәхмәт,- диделәр  юлчылар.


Бара торгач, уздылар
 Берничә   чакрымнарын.
Ерактан күреп алдылар
Таныш булган урыннарын.

Әти,-диде Шехмурат,
Без якынаябыз тау битенә.
Тиздән  алар килеп җиттеләр
 “Юлтабыр” күмелгән җиргә.

Бераз тукталып тордылар,
 Искә алдылар узганнарны.
Шулай ук  искә алдылар
“Юлтабыр”  янындагы  атларны.

 

Дәвам иттеләр юлларын
Ерак офыкка карап.
Тагын таныш урынга җиткәч,
Ислам куйды тирән  сулап.

 

Кайчандыр шул җирләрдә
Күк күкрәгән кебек   елады.
Хатыны белән баласын
Үз куллап кабергә куйды.

 

Тик бу җир әйләнгән
Зур булмаган зиратларга.
 Ике  генә кабер  түгел,
Монда яткан башкалар да.

 

Тиз арада таптылар
 Алтынбикәнең каберен.
Өчесе дә  бердәм булып
 Укыды Корьән сүрәләрен.

Авыр булса да- аерылдылар
Кыска гомерле анадан.
Җәннәттә урны булсын,- дип,
Сорадылар  Алладан.

 

Аннары алда  юнәлделәр
Фатихның авылы җирләренә.
Көтмәгәндә килеп керделәр
Туганнарының өйләренә.

Берничә көн  торсалар да,
Сөйләшеп алар туймадылар.
Килүләренең  максатларын
Аларга ачыкладылар.

Иртә торып таң алнында
Алар торып киттеләр.
Кояшның беренче  нурлары
 Аларга сәйләм бирделәр.

Шулай тагын озак баргач
Таныш авылга туктадылар.
Кайчандыр Фатих Ислам белән
 Шунда кереп ян тарттылар.

 

Ислам  әйтте  улларына:
 Артта калды  ярты юлыбыз.
 Әле инде чыкрымнарны
 Без киметә барырбыз.

 

Онытмадым, хәзер тиеш булырга
 Елга аша бер зур  күпер.
Аннан инде безнең  юлыбыз
Туган ягыма китерер.

 

Килә-килә килеп җиттеләр
 Алатор якларына.
Бу җирләрдә булгаладым,-
 Ислам  әйтте улларына.


Сату-алу эше белән йөрегәндә
 Базарларга килгәләдем.
Нәк үзе-  беренче тапкыры
 Шунда   Фатихны бит күрдем.

 

Ишмурат белән Шехмурат
Тыңлап бардылар Исламны.
 Мишәр авылларына җитешкәч,
Кызыксыну алды аларны.

 

Нинди авыл, кем төзегән,
Ислам сөйләде барсында.
 Аның бабасы азанчы Рәхим
 Сөйләгән иде заманында.


Менә алар җитештеләр
Пиана  елгасы ярларына.
Атларына  су   эчерделәр,
Су салдылар кулларына.

 

Кырлар аша килеп җиттеләр
Шоба иле җирләренә.
Җылы җилләр каршылады,
 Исте  аларның   битләренә.


Туган ягым бик үзгәргән:
Урманнарыбыз  сырланган.
Болыннарыбыз чәчәк эчендә,
 Авылыбыз да зурайган.

Уздылар зиратлар яныннан,
Каберләр дә күбәйгән.
Әйтерсен Исламның китүенә
Төгәл  бер гасыр үткән.

 

Тапты Ислам туган йортын
Күрде ул туганнарын.
Күрешләргә кереп йөреде,
Күрде ул авылдашларын.

 Аны ачык каршыладылар,
 Яздым инде ул турыда.
 Озату-каршы  адәтләре
Әле дә шулай  ниҗгарларда.

 

Төннәр буе сөйләштеләр
Бар туганнар җыелышып.
“Биксасы” суын эчтеләр
Өстәл артында утырып.

 

Икенче көнне алар уздылар
Пакланып  зиратларга.
Күп  авылдашлар  ята иде
Мәңгелек йортларында.

Ислам  эти- энисенең
Кабер янында булды.
Күрешергә насыйп булган,
Күз  яшьләренә чыланды.

 

Ерак түгел алардан
 Айсылуның кабере.
Ул да вафат булган инде,
Ислам тагын яш
ьләнде.

Узды Исламның күз алныннан
 Бергә булган чаклары.
Язмышны узып булмый,
Үз- үзен тынычландырды.

Кайтуынча Ислам туктады
 “Биксасы” кизләве янына.
Суын эчеп карады да,
Тәк
ъдим итте улларына.

Исенә төшерде Адельшаны,
 Ишим якларына баручыны.
Ул да шулай җафалар күреп,
 Туган авылына кайтырмы.

Узды Ислам Пиана ярларына,
 Искә алды үсмер чакларын.
Ялан аяк йөгереп йөргән
Чәчәкле болыннарын.

 

Талган булып алар кайттылар
 Кызарып кояш батканда.
Туганнары бергә җыелып,
Аларны көтеп торганда.
----------------

Шулай берничә көн яшәгәч,
 Туганнары  киңәштеләр.
 Бар гаиләгез  килсен авылга,
 Җир бирәбез диделәр.
 
 Матур  итеп өй салабыз
 Яшәгез сез биредә.
Киләчәктә мәчет төзербез
 Мулла булырсыз бездә.

Бу җылы сүзләргә каршы,
 Ислам  җәвап тиз тапмады.
Рехмәтләрен  ул белдерде,
  Бурычлы булып калмады.

 

Авыр булса да, без кайтабыз,
 Кире Уфа якларына.
Анда да бар туганнарым,
 Ирегәм оныкларыма.

Тик аңлагыз, авылдашлар,
Туган җирне онытып булмый.
 Озак еллар күрми яшәдем,
Беркайчан истән чыкмый.

 

Менә тагын калдырып китәм,
Насыйп булырмы килергә.
Бәхилләшәм сезнең белән,
 Ходай язырмы күрешергә.

 

Таң алнында чыгып киттеләр
Ислам белән балалары.
 Туганнары озатып калдылар,
Булсын хәерле юллары.

Кайту юлын язып тормыйм,
Бар да шулай ук кабатланды.
 Шул юлларны Ислам йөреп,
  Ике гомер яшәгән булды.

Исән –сау кайтып  җиттеләр,
Күрделәр үзләренең йортларын.
Зур бәхет дип санадылар
  Тагын бергә булуларын.

------
Исламга тагын  төш иңде,
 Аңа тагын кунак килде:
 Өстәлгә өч капчык куйды да-
Киләчәкне белгертте.

Аманат итеп  алды Ислам,
 Белмәде  капчыкта ни барын.
Рехмәтләрен ул  белдерде,
  Аннан чакырды балаларын.

Шехмурат ачты капчыкны:
 Анда ята иде бер  китап.
“Корьән” сүзен күреп алгач,
Яшьләнде ул бик елап.

Димәк,  киләчәк тормышта ул
 Дини кешеләрдән булыр.
Хәсән мулланың  хезмәтенә
Турылыклы булып калыр.

Ишмурат ачты капчыкны
 Анда ята иде бер кылыч.
Бар дошманнарны җиңәргә-
 Шул иде аның бурыч.

 

Ислам ачты капчыкны:
 Күк ишекләре ачылган булды.
Күреп алды капчык төбендә
 Зур булмаган ачкычны.

 

Алды аны кулларына,
 Яшьләр килде күзләренә.
“Җәннәт ачкычы”  диеп язылган
 Шул ачкыч өсләренә.

Сөйләргәме,әллә юкмы
 Туганнарга бу төшне.
Яхшылыкка булсын,- диде дә,
Шат уздырды көннәрне.

Килер бер көн Исламыбызга,
 Ул да дөньяны куяр.
Бүгенгесе ул яшәсен,
 Яшәүдән соң кем туяр?!

М.Максут.
 январ
ь 2014 ел.

 

 

 

 

Мухамметшин
Максут
Мясумович.